ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Спас районында иң яхшы техниканы ачыкладылар

11 июнь 2018, 02:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спас районында иң яхшы техниканы ачыкладылар Конкурста Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы җиңде.

(Спас, 11 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районында техниканы алда торган терлек азыгы туплау кампаниясенә әзерләү буенча уздырылган конкурста Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы районда иң яхшылардан дип табылды.

«ВЗП Булгар» җәмгыятенә икенче урын бирелде.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр арасында үткәрелгән бу конкурсны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды. Конкурска йомгак ясауда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10