ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы математикадан БДИ нәтиҗәләре кайчан билгеле буласын әйтте

11 июнь 2018, 09:15

Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Чыгарылыш сыйныф укучыларының математикадан профиль дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләрен Россия Федерациясе субъектларына 13 июньнән дә соңга калмыйча тапшырачаклар. Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәтиҗәләрне игълан итү 18 июньнән дә соңга калмаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

1 июньдә Россия мәктәпләрендә барлыгы 421 269 укучы математикадан профиль дәрҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы бирде. Имтихан эше 19 биремнән торды. Аларны чишү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелгән иде.

  • Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10