ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Tatkniga.ru сайтына керүчеләрне “Татар тарихы” һәм Гүзәл Яхина романнары кызыксындыра

11 июнь 2018, 11:34 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Tatkniga.ru сайтына керүчеләрне “Татар тарихы” һәм Гүзәл Яхина романнары кызыксындыра
Сайтта китапларны басма һәм электрон вариантта сатып алырга мөмкин, кайберләрен бушка да укып була.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты үзенең Tatkniga.ru сайты (Татар әдәбияты үзәге) кулланучылары арасында басмаларына булган ихтыяҗ үзенчәлеген өйрәнгән. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон басмалар арасында иң күп сатылган китаплар: Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы, “Татарча сөйләшик” дәреслеге, һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 100 еллыгына багышлап 2015 елда чыгарылган «Шихабутдин Марджани. Антология татарской богословской мысли» мәкаләләр җыентыгы.

Сайтка керүчеләр басма китаплардан “Татар тарихы”, Габдулла Тукайның “Су анасы” китапларын һәм “Татарча-русча тематик рәсемле  сүзлек” не өстен күрәләр.

Татар әдәбияты үзәге сайтында китапларны электрон һәм басма вариантта сатып алырга мөмин, кайберләрен бушка да укып була. Ресурс кулланучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып алга таба да камилләшәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10