ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә милли туйлар бәйрәмендә татар гаиләләре катнаша

11 июнь 2018, 10:48

Бәйрәм 12 июньдә Химки шәһәренең Лев Толстой исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә Химки шәһәренең Лев Толстой исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “Бер ил – бер гаилә” дип исемләнгән Мәскәү өлкәсендә өченче тапкыр уза торган Милли туйлар фестивале була. Әлеге бәйрәмдә татар гаиләләре дә катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмнең төп кунаклары – алтын һәм бриллиант туйларын бәйрәм иткән 12 пар булачак.

  • Фестивальне ачу тантанасы “Крокус” теплоходында була. Ул Красногорск (Международная урамы, 3 йорт) пристаненнән 11:00 сәгатьтә кузгалып китә.

Бәйрәм Химки шәһәренең Л. Толстой исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында дәвам итәчәк. Анда озак еллар бергә яшәгән юбилярларны тәбрикләү тантанасы була.

Һәр төбәк өчен әзерләнгән интерактив мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, халык һөнәрләре эшләнмәләрен ясау буенча мастер-класслар, милли аш-су ярышы, милли киемнәр тәкъдим итү, үзенчәлекле туй йолаларын күрсәтү булачак.

Төбәкара фестивальдә Татарстан ел саен актив катнаша. Быел бәйрәмдә 50-60 ел бергә гомер иткән ике татар гаиләсе катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Концерт программасында “Илдан” халык биюләре ансамбле чыгыш ясаячак (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10