ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәйдә күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны 23 июньгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр

12 июнь 2018, 07:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны 23 июньгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр Зәйдә күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу бара.

(Зәй, 12 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу бара. Бу эшкә районның барлык агрофирмалары да кушылды, дип яза җирле басма.

Сыйфатлы терлек азыгы – терлекчелекнең иң беренче бурычы. Шул рәвешле район буенча барлыгы бер мең гектардан артык печән чабылып, ике тоннадан артык сенаж салынды. Печәнне беренче кат чабу 23 июньгә район Сабантуена кадәр тәмамланачак. Гомумән, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу югары кыйммәтле санала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10