ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч икмәк пешерүчеләре Сабан туена әзерләнә

12 июнь 2018, 08:00 , Фото: kaibicy.ru/

Кайбыч икмәк пешерүчеләре Сабан туена әзерләнә Район үзәгендә Сабан туе көнендә икмәк пешерү комбинаты продукциясен өч ноктада сату оештырылачак.

(Кайбыч, 12 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч икмәк пешерү комбинаты район халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә. Шул еллар дәвамында биредә икмәк пешерү, аның сыйфатын яхшырту буенча бай тәҗрибә тупланган, дип яза җирле басма.

Әле шушы араларда гына узган җыелышларында да ипи, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре җитештерүнең сыйфатын яхшырту хакында сүз барды, халкыбызның йөзек кашы булган Сабан туе бәйрәменә әзерләнү хакында да фикер алыштылар. Җыелышны алып барган икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин әйтеп узганча, икмәк пешерүчеләрнең хезмәт хакы җитештергән продукция күләменә, аның сыйфатына бәйле. Биредә күп нәрсә кеше факторына бәйле. Бер сменада ипи уңса, икенчесендә киресенчә булырга да мөмкин. Район үзәгендә Сабан туе көнендә икмәк пешерү комбинаты продукциясен өч ноктада сату оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10