ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфадагы Милли костюмнар парадында Россия рекорды куелган

12 июнь 2018, 12:12 , Фото: соцсети

Уфадагы Милли костюмнар парадында Россия рекорды куелган
Бәйрәмгә 1192 кеше милли костюмнан килгән.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Уфада Милли костюмнар парады узды. Монда 1192 кеше милли костюмнан килгән. Иң кечкенә катнашучы дип ике яшьлек Рамазан исемле бала танылган. Бу хакта Башкортстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
"Бу - истә калырлык вакыйга, истә калырлык рекорд. Миңа күп рекордларны төркәргә туры килде, әмма бүгенге вакыйганы оныкларга да сөйләргә мөмкин булачак", - дип белдергән "Россия рекордлар китабы" мөхәррире Станислав Коненко. 
 
Рекорд бәйрәмгә 1192 кешенең милли костюмнан килүе ярдәмендә куелган. Иң кечкенә катнашучы - ике яшьлек Рамазан. Ул парадта башкорт костюмыннан чыгыш ясаган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10