ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Футбол чемпионатының мәдәни программасы: София Гобәйдуллина исемендәге музыка үзәге

12 июнь 2018, 11:00 , Фото: Т.Волкова

Футбол чемпионатының мәдәни программасы: София Гобәйдуллина исемендәге музыка үзәге Казанда футбол матчлары көннәрендә Заманча музыка үзәге ачык һавада концерт куячак.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында, Казанның София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге ачык һавада "Блюз стилендә "Event" концерты узачак.

Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" камера оркестры дөньяның классик, джаз һәм татар музыкасын башкарачак.

Солист - Андрей Руденко (рояль).

Концерт 19 июньдә Тельман урамы, 29нчы йорт адресы буенча 19.00 сәгатьтә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10