ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Оренбург трактында үзбушаткыч ауган

12 июнь 2018, 10:52 , Фото: соцсети

Казанда Оренбург трактында үзбушаткыч ауган Башлангыч мәгълүматлар буенча, зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). “Татар-информ” карамагына Казанда Оренбург трактында ауган самосвал машинасы фотографияләре килеп иреште.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез башкаланың Идел буе районында килеп чыккан. Фотографияләрдән күренгәчә, зур йөк машинасы ян ягына ауган, аның кабинасы нык янчелгән, кузовта булган әйберләр юл кырыена сибелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10