ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Җәмгыять

Уфа сәяхәтчесе велосипедта дөньяның 16 илен гизәчәк

12 июнь 2018, 13:08 , Фото: архив tatar-inform

Уфа сәяхәтчесе велосипедта дөньяның 16 илен гизәчәк Проектның максаты - дөнья мәдәнияте, икътисади үсеше һәм географиясе төрле булуга карамастан, барлык илләрнең балалары тигез икәнлекне күрсәтү.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Уфада 12 июньдә иртән Конгресс-холл янында дөньяның 16 иле буенча велоэкспедициянең беренче этабы башланды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфа сәяхәтчесе, “Планета” туристлык, төбәкне өйрәнү һәм экология проектлары буенча коммерцияле булмаган оешма директоры Антон Сазонов ярты ел эчендә Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай, Пакыстан, Һиндстан, Непал, Бангладеш, Мьянма, Таиланд, Лаос, Вьетнам, Камбоджу, Малайзия, Сингапур, Индонезиядә булырга планлаштыра.

Беренче этап кысаларында сәяхәткә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 50ләп объекты керәчәк.

Велоэкспедиция идеясе авторы Антон Сазонов проектның төп максатын төрле илләрнең мәдәнияте, икътисади үсеше һәм географик яктан урашу аермасы булуга карамастан, барлык илләрнең балалары тигез икәнлеген күрсәтү, дип белдергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10