ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Татар дөньясы

Татар активистлары Гарәп Әмирлекләрендә ифтар оештырды

12 июнь 2018, 14:31 , Фото: Əлфия Бəдретдинова

Татар активистлары Гарәп Әмирлекләрендә ифтар оештырды Дубайда узган ифтарга Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче 35 милләттәш җыелды.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Дубай шәһәрендә Берлəшкəн Гарəп Əмирлеклəрендə яшəүче татар активистлары ифтар уздырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дубайда яшәүче, ифтарның оештыручылары Әлфия Бәдретдинова һəм Марьяна Маснавеева хәбәр итте.

Чарага Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле әмирлекләрендә яшәүче 35 милләттәш җыелган. Аларның күпчелеге тумышлары белән Татарстан, Башкортстан, Кырым, Оренбург өлкәсе, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстан якларыннан.

"Ифтар танышу һәм мәдәни-белем бирү форматында узды. Мондый чаралар файдалы танышуларга сәбәп булып тора һәм мәдәни-милли бердәмлекне ныгыта. Ифтарга балалары белән килгән гаиләләр:  “Чит илдә яшәүчеләргә баланы тәрбияләүдә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт арттыруда мондый чаралар бик мөһим булып тора”, дип ассызыклады", - диде Əлфия Бəдретдинова.

Əлфия Бəдретдинова сүзлəренə караганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татарлар берләшмәсендә хəзерге вакытта 130 дан артык вәкил бар. "Бу чарага 35 кеше җыелуына без бик шатбыз, чөнки мондый зур состав белән җыелу беренче тапкыр, дисәң дә була. Изге Рамазан аенда дуслашуыбыз зур мәгънәгә ия  булып тора. Алга таба Дубайда татар чаралары ешрак булыр, һәм без якын арада Дубайда беренче Сабан туе һәм башка милли рухтагы чаралар үткәрербез, дип ышанабыз”, - дип белдерделәр Әлфия Бәдретдинова белән Марьяна Маснавеева.

Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиллеге татарларны, шулай ук башка төрки һәм кардәш халыкларны, таныштыру, берләштерү, тәрбияви-мәдәни яктан баета торган чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10