ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды

12 июнь 2018, 15:31 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды   Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” бинасы янындагы полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды, дип хәбәр итә “Татар-информ” хәбәрчесе.

Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.

Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган.

Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10