ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә зур күләмдә акча урлау очрагы ачыкланган

12 июнь 2018, 22:00 , Фото: архив

Әтнәдә зур күләмдә акча урлау очрагы ачыкланган 1940 елгы йорт хуҗалары – ир белән хатын 2000 елдан бирле “кара көнгә” дип акча җыйган булган.

 (Казан, 12 июнь, “Татар-информ, "Әтнә таңы"). Әтнәдә зур күләмдә акча урлау очрагы ачыкланган. 1940 елгы йорт хуҗалары – ир белән хатын 2000 елдан бирле “кара көнгә” дип акча җыйган булган, дип яза район газетасы.

Ышанучан хуҗалар авылдашларына да еш кына әҗәткә биреп торганнар. Әмма аларның беркатлылыгыннан кемдер бик явыз файдаланган. Акча алганда күреп калганнармы, озак күзәтеп йөргәннәрме – әмма теге җыелган акчаны кемдер урлап чыккан. 

“Урлау факты буенча җинаять эше ачылды. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара", – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10