ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әгерҗе мөселманнары Кадер кичәсен мәчеттә уздырды

12 июнь 2018, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе мөселманнары Кадер кичәсен мәчеттә уздырды Сәхәр ашап иртәнге намазны укыганнан соң хатын-кызлар өйләренә юл алды, ә ир-атлар гыйбадәт кылуларын дәвам иттеләр.

 (Әгерҗе, 12 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Рамазан аеның иң истәлекле, саваплы кичләренең берсе – Кадер кичәсен Әгерҗе мөселманнары мәчеттә уздырдылар, дип  яза җирле басма.

Бу көнне алар өчен мәчеттә, гадәттәгечә ифтар ашы оештырылды. Сүз уңаеннан: мондый мәҗлесләр гыйбадәт йортында ай дәвамында барды. Кардәшләребез берләшеп ашлар уздырып, мохтаҗларны туендырып, савап тупладылар.

Кадер кичендә дә дини чара авыз ачудан башланды. Аннан дин кардәшләребез ахшам намазын укыдылар. Ифтар мәҗлесеннән соң Коръән аятьләре тыңладылар. Ястү һәм тәравих намазларыннан соң сәхәр вакыты да килеп җитте.

Сәхәр ашап иртәнге намазны укыганнан соң хатын-кызлар өйләренә юл алды, ә ир-атлар гыйбадәт кылуларын дәвам иттеләр. Алар белән бергә Төркия кунаклары – Хәсән һәм Мәхмәт хәзрәтләр дә гыйбадәт кылдылар. Төркия кунакларының Коръән укулары бик тә аһәңле булып, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Дини чарада йөзгә якын кардәшебез катнашты. Аларның иманнары тагын да ныгып, Рамазан аеның нуры күңелләрен тагын да ныграк яктырткандыр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10