ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә булды

12 июнь 2018, 16:49 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә булды Әлеге мәдәният һәм спорт үзәге мәдәният йортларын үзгәртү буенча сынау проектына әверелде.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге"ндә (элеккеге Урицкий ис. мәдәният сараенда) булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итә.

«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгенә капиталь ремонт ясалган. Нигездән үзгәрешләр 2017 елда башланган – ул чакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт турындагы инициативаны хуплаган.

«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге мәдәният йортларын үзгәртү буенча сынау проектына әверелде. Монда спорт залы бар. Анда «Жизнелюб» проектында катнашучылар шөгыльләнә, мини-футбол, волейбол, бадминтон секцияләре эшли.

Моннан тыш, «Мәскәү» МСҮ базасында Казанда беренче балалар киномәктәбе ачылган һәм кытай телен өйрәнү дәресләре башланып киткән.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Мәскәү» МСҮсен карап чыктылар, парктагы балалар һәм ата-аналар белән сөйләшеп тордылар.

«Мәскәү» МСҮ мәйданчыгында тагын ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе оештырылган.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10