(Балтач, 13 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачта “Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән чара үткәрелде. "Факел" клубы хезмәткәрләре Норма мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен әнә шундый шигарь астында “Күңелле стартлар” үткәргән, дип яза җирле басма.
Әлеге чарада балалар ике командага бүленеп, күңелле спорт эстафетасында көч сынашкан. Спорт чаралары үткәрүнең төп максаты да баланың ныклыгын, түземлеген арттыру максатыннан эшләнде, шул ук вакытта үзара дустанә мөнәсәбәтләр дә булдырылды, яшьтәшеңә ярдәм кулы сузу кирәклеге дә ассызыкланды, ди чараны оештыручылар. Кабатланмас, гадәти булмаган ярышлар балалар күңеленә бик хуш килгән, алар "Факел" клубы хезмәткәрләрен янәдән кунакка чакырып калган.