ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Сабан туена бүләк җыйдылар

13 июнь 2018, 09:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Сабан туена бүләк җыйдылар Башка авылларда кебек үк, биредә дә 16 июньдә милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узачак.

(Әгерҗе, 13 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Элек-электән килгән матур гадәт буенча Иж-Бубый авылы Сабан туйга бүләк җыю традициясенә кушылды, дип яза җирле басма.

Мәдәният йорты, мәктәп, авыл тарихы музее хезмәткәрләре, авыл яшьләре, укучыларның бизәлгән тарантаслы атка утырып килүләрен күпләр көтеп алды. Сүз уңаеннан: атны күрше Югары Бубый авылыннан алып кайтканнар. Әлеге авылда кичә генә Семык бәйрәме гөрләде. Күп кенә иж-бубыйлылар бәйрәм кунагы булдылар.

Башка авылларда кебек үк, биредә дә 16 июньдә милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10