ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була

Җәмгыять

Азнакайда узган хәйрия концертыннан 200 мең сум акча кергән

13 июнь 2018, 07:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/aznakayda-uzgan-khyriya-kontsertynnan-200-me-sum-akcha-kergn

Азнакайда узган хәйрия концертыннан 200 мең сум акча кергән Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче Азнакайдан 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанова гаиләләренә тапшырылды.

(Азнакай, 13 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Азнакайда, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды, дип яза җирле басма.

 

Апрель аенда яман шеш белән көрәшүче 3 яшьлек Буралы авылы кызы Ләйлә Миңнуллина өчен 1 млн 800 мең сум акча җыелган иде. Азнакай районы, барлык Татарстан халкы ярдәме белән ул бүген Санкт-Петербург шәһәрендә протонлы терапия курсы ала.

Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев бик тә кирәкле һәм файдалы бу чараның бишенче ел үткәрелүен һәм азнакайлылар ярдәме белән барлыгы 10 баланың сәламәтлеге яхшырганын әйтеп узды.

 

Район җитәкчелеге исеменнән изге эштән читтә калмаганнарга, хәйрияче артистларга һәм бирегә килгән халыкка тирән рәхмәтен белдерде.

 

Хәйрия чарасы исә бик җылы атмосферада үтте. Концерт та бик эчтәлекле, оешкан төстә барды. Бирегә татар эстрадасының танылган артистлары киләчәге алдан ук билгеле иде. Алып баручылар – Гөлназ Бәдретдинова һәм Эльвира Камалетдинова да һәр чыгышны бер җепкә бәйләп, тамашачыларны, артистларны да бер дулкынга кертеп җибәрә алды.

 

Мәйданда волонтерлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ярминкә дә оештырылган иде. Анда кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, төрле кием-салым, азык-төлек товарлары тәкъдим ителде.

 

Биредә шулай ук акча салу өчен тартма да куелган иде. Үз өлешен кертергә теләүчеләр арасыннан азнакайлы Венера Гәрәйшина мондый чаралар киләчәк тә дә оештырылсын, әмма һәр бала сәламәт булсын иде дигән теләктә калды.

– Изге Ураза аенда гына түгел, һәркөн игелекле гамәлләр кылырга, миһербанлы булырга тырышсак иде. Бүген икенче берәүдә рәхим-шәфкать хисләре уята алу – үзе бер бәхет, – диде Ольга Исупова.

 

Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче Азнакайдан 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанова гаиләләренә бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан тапшырылды.

– Зур рәхмәтләребезне район администрациясенә һәм Мәдәният үзәге җитәкчелегенә җиткерәсебез килә. Язмышыбызга битараф булмаган һәркемгә дә рәхмәтлебез, – диде ике гаилә дә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10