ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Җәмгыять

Мөслим лицее укучылары Анапада ярышларда катнашачак

13 июнь 2018, 05:00

Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште.

(Мөслим, 13 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). Быел Мөслим лицеенда укучылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныф укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты, дип яза җирле басма.

Спорт ярышларында Мөслим лицее укучыларының исемнәре еш яңгырый. Районда гына түгел, узган ел лицейның “Мирас” командасы мини-футбол буенча “Йолдызларга якынаеп” Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайтты. Лицейлылар бәйгедә, 8 федераль округны артта калдырып, “Россия чемпионнары” исемен алдылар. Егетләрнең тренерлары – Илфат Хафизов һәм Айдар Исламов. Быел лицейлылар “Президент ярышлары” Бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңүгә иреште. 9 сыйныф укучыларыннан торган 8 кешелек команда 15 команда арасында беренче урынга чыкты. Тренерлар – Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов.

Егет-кызлар 6 спорт төрендә көч сынашты. Күптөрле күнегүләрне үз эченә алган ярышларда (60 метрга йөгерү, аркага ятып идәннән күтәрелү, турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү, алга иелү, кулларга таянып идәннән күтәрелү) Кирилл Абдреев белән Ләйсирә Әхмәтшина беренче урынны алды. Тагын ике укучы әлеге спорт төрендә икенче-өченче урыннарны бүлеште. Төрле ераклыкка йөгерүне үз эченә алган эстафета ярышларында һәм иҗади бәйгедә дә Мөслим командасы беренчелекне алды. Теоретик бәйгедә безнекеләр икенче урынга чыкты.

– Һәр районнан иң көчле командалар килүен беләбез, шуңа кҗиңүгә өметләнмәдек тә! Ярышлар төгәлләнгәч, баллар аермасы башка командалардан шактый зур булуын аңладык. Беренче урынга чыгуыбызны белгәч, сөендек! – ди Кирилл Абдреев. Тренерлары Айдар Исламов исә 9 сыйныфның җиңәчәгенә ышанган. “Җиңүгә өметләнмәдем, дип әйтеп булмый. Тугызлар – көчле сыйныф!” – ди ул.

– Ярышларны авыр дип әйтеп булмый. Шулай да дулкынландык инде, – ди укучылар.

Егет-кызлар сентябрь аенда Анапада Бөтенроссия күләмендә узачак ярышларда Мөслим данын яклаячак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 82 команда белән көч сынашырга туры киләчәк, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10