ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була

Җәмгыять

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясенә Татарстан районнары һәм оешмалар кушылды

13 июнь 2018, 14:09 , Фото: dumrt.ru

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” акциясенә Татарстан районнары һәм оешмалар кушылды Җыелган акча “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Аксубай, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Әгерҗе мөхтәсибәтләре зур активлык күрсәтә. Акциядә шулай ук оешмалар да катнаша. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Ел саен үтә торган республикакүләм акциядә җыелган акчалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр уза. Анда Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресына 10.00-16.00 сәгатьләрдә макулатура тапшырып катнашырга мөмкин 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10