ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Горки-Әмәт урманында ачык һавада спорт турында кинолар күрсәтәләр

13 июнь 2018, 15:57

29 июньнән 13 июльгә кадәр казанлыларга һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларына паркта алты фильм күрсәтеләчәк.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). 29 июньдә Казанда Горки-Әмәт урманында ачык һавада футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатына багышланган кинолар сериясе күрсәтелә башлаячак. Бу турыда “Время кино” дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын спорт кинематографиясе дөньясы белән танышырга чакыралар. Кинолар сериясе программасында төрле илләрнең FIFA тарихы, футбол йолдызлары, уңыш һәм фаҗигале матчлар турындагы фильмнары күрсәтеләчәк. Алар арасында “Моя жизнь” һәм “Роналду против Месси” кинопремьералары бар. Барлык сеанслар да 20.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

  • 29 июньдә совет режиссеры Семен Тимошенконың “Вратарь” фильмы күрсәтеләчәк, 1 июльдә парк кунаклары Фредерик Обюртенның “Лига мечты” киносын карый алачак. 4 июльдә “Пеле. Рождение Легенды” Америка драмасын күрсәтү планлаштырылган, 5 июльдә - “Моя жизнь” Россия мелодрамасы, 8 июльдә - “Матч” фильмы булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10