ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар-информ"да татар телен өйрәнүгә багышланган диссертацияләр турында сөйләшәчәкләр

13 июнь 2018, 16:01

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). 14 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, шул ук институтның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина һәм профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин һәм директор урынбасары Олег Хисамов катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр санының кимүе проблемасы хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

Онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/224/.

Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10