ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар унлыгына керде

13 июнь 2018, 16:50 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov

Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар унлыгына керде Төбәкләр җитәкчеләре арасында иң күп искә алынучы блогерлар арасында Чечня башлыгы, Мәскәү мэры һәм Кырым башлыгы бар.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның май аенда иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар рейтингы унлыгына керде, дип хәбәр итә “Медиалогия”.

Бер айда Миңнеханов өч урынга күтәрелеп, 9нчы урынны били.

Матбугат чаралары Татарстан Президентының Instagram социаль челтәрендә республикада яшәүчеләрне Хезмәт һәм яз бәйрәме белән котлавын бастырган.

  • 2018 елның май ае губернаторлар-блогерлар рейтингы лидерлары өчлегендә беренче урында - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров. Собянин – икенче урында, Кырым башлыгы Сергей Аксенов - өченче.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10