ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Песков: Пенсия реформасы турында Путинга мөрәҗәгать итү әлегә вакытсыз
Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте
Австралия җанатарлары Казанда фанатлар Сабан туе ясады
Төп рольне Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир башкарган фильм трейлеры чыкты

Җәмгыять, Спорт

Дәүләт Советы комитеты Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын 2 ведомствога аеруны хуплады

13 июнь 2018, 19:48 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Дәүләт Советы комитеты Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын 2 ведомствога аеруны хуплады Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләр турындагы карар Дәүләт Советының якындагы утырышында кабул ителәчәк.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике мөстәкыйль ведомствога - Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Спорт министрлыгына үзгәртү тәкъдимен хуплады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу үзгәртеп коруга ихтыяҗны республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева яшьләр сәясәтенә “комплекслы якын килү”нең мөһимлеге, шулай ук заманча яшьләр даирәсендә килеп чыккан чакыруларга оператив җавап бирү кирәклеге белән аңлатты.

“Әлбәттә, хәзерге министрлыкта яшьләр белән эшләү күләгәдә кала, минем карашка, оештыру ресурслары җитми, - дип фикерен белдеде Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. - Бу ведомстволарның йомшаруына юл куймаска кирәк, яшьләр сәясәте мәсьәләсен җентекләп эшләү мөһим”.

Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләр турындагы тәгаен карар Дәүләт Советының якындагы утырышында кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10