ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Песков: Пенсия реформасы турында Путинга мөрәҗәгать итү әлегә вакытсыз
Илсур Метшин Дөнья чемпионатында Казанның башка шәһәрләрдән аерымлыкларын әйтте
Австралия җанатарлары Казанда фанатлар Сабан туе ясады
Төп рольне Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир башкарган фильм трейлеры чыкты

Авыл

Зәйдә шәхси эшмәкәр хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар

14 июнь 2018, 08:39 , Фото: agro.tatarstan.ru

Зәйдә шәхси эшмәкәр хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар Урта Пенәче авылыннан Альберт Маракин кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Зәй районының Урта Пенәче авылындагы шәхси эшмәкәр Альберт Маракин хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Без 2016 елда кошчылык белән шөгыльләнә башладык. Башта кредит алып, бина төзеп куйдык. Узган ел Удмуртиядән беренче чебиләрне алып кайттык", – дип сөйләгән  Альберт Маракин.

Кошлар үстерү җиңел эш түгел, дип саный Альберт. "Витаминлы азык булырга тиеш, әлбәттә. Бинада температураны дөрес тоту, вакытында вакцинация ясау да бик мөһим. Хуҗалыкны алып барырга хатыным Светлана, кызларыбыз Марина, Алена һәм Наташа булыша", – дигән ул.

Тавыкларны Татарстан фермаларына һәм шәхси хуҗалыкларга, шулай ук якын төбәкләргә дә саталар, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10