ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама суды “Шүрәле” әкиятенең цензурасыз алымын кулланучыны җавапка тарткан

14 июнь 2018, 16:03

Түбән Кама суды “Шүрәле” әкиятенең цензурасыз алымын кулланучыны җавапка тарткан
Ир-ат балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы мәгълүматтан яклау турындагы Россия законын бозуда гаепле дип табылган.

(“Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Түбән Кама суды Габдулла Тукай исемендәге ял паркында “Шүрәле” әкиятенең цензурасыз алымын кулланган өчен элеккеге тавыш режиссерын җавапка тарткан.

Алдан “Татар-информ” Габдулла Тукай исемендәге ял паркында май башында ике атна дәвамында “Шүрәле” әкиятенең цензурасыз алымы 34 минутлык аудиоязмада яңгыравын хәбәр иткән иде. Әлеге әкият язмасы социаль челтәргә эләгеп, шактый шау-шу кузгатты. Тикшерүне шәһәр мэры Айдар Метшин үз контроленә алды. Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында эшне судка җибәрде.

Түбән Кама суды хәбәр итүенчә, ир-ат балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы мәгълүматтан яклау турындагы Россия законын бозуда гаепле дип табылган. Аңа өч мең штраф салынган. Суд шулай ук аудиоязманы конфискацияләү карарын чыгарган.

Ир-ат эшеннән үз теләге белән суд башланганчы ук киткән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10