ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады

14 июнь 2018, 16:53 , Фото: Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте.

(Казань, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристларга кызыклы булган төп-5 урынны атады. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

“Беренче чиратта Казан Кремле территориясенә килеп, Сөембикә манарасын күзәтергә киңәш итәр идем. Шулай ук җирле туклану пунктларында безнең милли чәкчәк һәм токмачлы ашны авыз итеп карамыйча китәргә ярамый. Өченчедән – Зөя шәһәр-утраучыгы, дүртенчедән – ислам дине кабул ителгән урын Изге Болгарны күрергә кирәк. Бишенчедән, берәр концертны тамаша кылырга була”, - диде Сергей Иванов.

Посещение Алексеем Песошиным городского пресс - центра

Туристларга сувенир буларак алып китү өчен, Иванов чәкчәк, татар чәе, Болгар стилендә эшләнгән бижутерия алырга кушты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10