ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Казанның урам чатырларында 100 волонтер 6 телдә хезмәт күрсәтә

14 июнь 2018, 19:18 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанның урам чатырларында 100 волонтер 6 телдә хезмәт күрсәтә “Алар - Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар”, - диде Сергей Иванов.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның үзәк урамнарында урнашкан мәгълүмат чатырларында 6 телдә сөйләшүче 100 волонтер хезмәт күрсәтә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте.

“Быел без шәһәрнең үзәк урыннарында мәгълүмат чатырлары булдыру өчен көчәйтелгән программа буенча эшләдек. Казанга килгән һәр туристка, әлеге чатырларга кереп, үзен кызыксындырган мәгълүматка җавап алу  мөмкинлеге бар. Болар – шәһәр картасы, белешмәлекләр, каядыр барасы маршрутны сорау, юлны өйрәтүдә ярдәм күрсәтү”, - диде Иванов.

Комитет рәисе әлеге мәгълүмат чатырларында эшләү өчен волонтерларның махсус әзерләнүен билгеләп үтте.

“Әлеге чатырларда эшләү өчен махсус 100 волонтер әзерләнде. Республикада махсуслашкан волонтерлар ассамблеясы эшли. Аның составына Татарстанның төрле уку йортларында туризм юнәлеше буенча укучы студентлар керә. Алар һәр ел саен туристлык сезонында башкала кунакларына ярдәм итә”, - диде комитет рәисе.

Чемпионат вакытында әлеге чатырлар иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшләячәк. Һәр чатырда мәгълүмат базасы тупланган. Волонтерлар рус, инглиз телендә генә түгел, француз, испан һәм башка телләрдә аралаша ала. Чатырларда туристларга ярдәм күрсәтү өчен махсус 6 телдә белешмәлекләр әзерләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10