ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Дин

Васил Шәйхразиев мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

14 июнь 2018, 19:31 , Фото: архив

Васил Шәйхразиев мөселманнарны Ураза гаете белән котлады "Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын”, диелгән котлауда.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев мөселманнарны Ураза гаете белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканнан кояш баеганчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр» дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын”, диелгән котлауда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10