ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Станислав Говорухинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

14 июнь 2018, 19:48

Парламент җитәкчесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин адресына телеграмма юллады.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар исеменнән гаиләсенә, хезмәттәшләренә һәм россиялеләргә 7 чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, кинорежиссер Станислав Говорухинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин адресына телеграммада, Станислав Говорухин “үз тормыш юлын лаеклы һәм намуслы узды, Россия парламентаризмы һәм Россия кино сәнгате үсешенә зур өлеш кертте” диелгән.

“Кайгылы көннәрдә андый кешеләр турында “Тулы бер дәвер китте” дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай. Станислав Сергеевич дуслары, хезмәттәшләре, тамашачылары һәм аны белүчеләр өчен ул һәрвакыт көчле, тәртипле һәм изге күңелле кеше, оста һәм рәссам булып калачак, - дип билгеләп үтелә кайгынамәдә. – Станислав Сергеевич белән заманча иҗтимагый-сәяси тормыш чынбарлыгы турында фикер алышканда, мин аның Ватанга чын мәхәббәтенә инандым, киңкырлы шәхес һәм нык холыклы булуына шакката идем”.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10