ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грант отты

14 июнь 2018, 20:36

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грант отты Бүген шул уңайдан “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проектын тормышка ашыра башлауга багышланган матбугат очрашуы узды.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Казанда күп еллардан бирле эшләп килүче “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын отты. Татарстаннан тәкъдим ителеп, җиңү яулаган 58 проект арасында “Ярдәм” хәйрия фондына бирелгән грант - иң күләмлесе. Бу хакта "Ярдәм" фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген шул уңайдан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгенең конференц-залында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проектын тормышка ашыра башлауга багышланган матбугат очрашуы узды. Матбугат очрашуы үткәрүнең төп максаты - күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны тормышка әзерләү турында күбрәк мәгълүмат тарату.

Очрашуда “Ярдәм” фонды җитәкчелеге - “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм “Ярдәм” милли хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертүчеләр - мәдәният оешмалары, табиблар, юристлар һәм хәзерге вакытта курслар узучы күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр катнашты. Очрашуда әлеге проектның күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тормышка кайтаруда никадәр мөһим булуы билгеләп үтелде.

Грант бирелгәннән соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр укыту-тернәкләнү курсларына беренче тапкыр 1 июльдә җыелачак. Проект тәмамланганчы, 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем җыелып, 225 кеше белем бирү һәм тернәкләнү курсларын узарга тиеш. Бүген матбугат очрашуында “Игелекле Казан” проекты җитәкчесе Алсу Сәетова билгеләп үткәнчә, ил күләмендә бу бик зур сан түгелдер дә. Әмма кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның бөтен ил буенча килүләрен һәм аларга биредә шәхес итеп карауларын, зур ярдәм күрсәтелүен исәпкә алырга кирәк.

  • “Ярдәм” хәйрия фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эш 2000нче еллар башыннан алып барыла. Әлеге эш Левченко бистәсендә башланып киткән иде. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы яңа заманча үзәк 2013 елда ачылды. Бу еллар эчендә тернәкләндерү курсларында 10 меңнән артык кеше дин гыйлеме алды, Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнде, психологик ярдәм алды, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлады.
  • “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, аларга белем бирү, психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү бурычын куя.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10