ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Мәдәният

Әлки районы туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде

15 июнь 2018, 20:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-slisenkov-isemendge-tugan-yak-tarikhyn-yrn-muzee-balalar-chen-saban-tue-tkrde-foto

Әлки районы туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде Соңыннан балалар музейның космонавтика залында булдылар, андагы экспонатлар белән бик кызыксынып таныштылар.

(Әлки, 15 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы ​​​​​​​С.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее балалар өчен Сабантуе үткәрде, дип яза җирле басма.

 Бәйрәмне Тыл хезмәтчәннәре скверында оештырдылар. Анда “Ромашка” балалар бакчасының өлкән төркемен һәм шушы тирәдә яшәүче сабыйларны чакырдылар. Музей хезмәткәрләре балалар белән күп төрле уеннар оештырдылар. Малайлар-кызлар аркан тартуда, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерүдә, капчык киеп узышуда, чиләк белән су ташуда, чүлмәк ватуда ярыштылар, бауга эленгән бүләкләрне кисеп алып шатланыштылар. Сабантуй турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан эшмәкәр Гүзәл Төхвәтуллина китергән тәм-томнар белән сыйландылар.

Соңыннан балалар музейның космонавтика залында булдылар, андагы экспонатлар белән бик кызыксынып таныштылар. Музей хезмәткәрләре кечкенә кунакларга Әлки районы гербы, аның тарихы турында да сөйләделәр.

–Бәйрәмне оештырганда без нәни дусларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне, туган ягыбыз тарихына кызыксыну уятуны максат итеп куйдык,–ди музей хезмәткәре Рамилә Галиева.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10