ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

15 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

15 июнь 2018, 21:00

15 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады, Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады / Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү традицияләре туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән, диелә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде / Галиев мәчетендәге Ураза бәйрәмендә Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде

Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды / "Бу миңа елга бер тапкыр булса да сезгә килеп лекция уку җаваплылыгы өсти", - диде Казахстан Президенты.

Нурсолтан Назарбаев КФУның мактаулы докторы булды

Казахстан Президенты Татарстанны Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе дип белдерде / Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстанның икътисади уңышларын билгеләп үтте.

Казахстан Президенты Татарстанны Россиянең уңышлы төбәкләренең берсе дип белдерде

Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды / Уен көннәрендә, “Казан-Арена” тирәсендә уен башланырга - 4 , уен тәмамланган соң 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнә.

Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды

Казан туристлары Татарстаннан “Зәңгәр шәл”, “Батыр” чәе, “Шүрәле” кайнатмасы алып китә ала / Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә милли сувенирлар тәкъдим ителде.

Казан туристлары Татарстаннан “Зәңгәр шәл”, “Батыр” чәе, “Шүрәле” кайнатмасы алып китә ала

Әлфия Йосыпова диссертацияләргә таләпләр арту аларның саны кимүгә китерә дигән фикердә / Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр саны кимү сәбәпләрен атады.

Әлфия Йосыпова диссертацияләргә таләпләр арту аларның саны кимүгә китерә дигән фикердә

"Бельгия татарлары" вәкиле Голландия радиосында Татарстан турында сөйләде / Регина Вәлиева Россиягә, Казанга килгән җанатарларны нинди атмосфера көтүе хакында сөйләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10