ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Нурсолтан Назарбаев: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

15 июнь 2018, 18:02 , Фото: Рамиль Гали

Нурсолтан Назарбаев: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе Казахстан Президенты Татарстан башкаласының үзгәрүен билгеләп үтте.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан иң яхшы Европа шәһәрләренең берсе дип белдерде. Ул Татарстан башкаласына аның янә кайтасы килүен билгеләп үтте.

“Мин Казанда 13 ел булмадым. Шәһәр бик нык үзгәргән. Ул Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе кебек. Минем Астана бар, Европаның теләсә кайсы шәһәренә барсам да, тизрәк кайтасым килә. Миңа анда бар да иске кебек тоела. Бездә барысы да ялтырый. Шулай ук Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе Казан да шулай ялтырый”, - диде Назарбаев.

Казан Кремлендә Казахстан Президенты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казан Россиянең чын спорт башкаласы булуын билгеләп үтте.

Нурсолтан Назарбаев Татарстан башкаласы турында Россия Президенты да еш искә ала, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10