ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Рәсми Татарстан

Нурсолтан Назарбаев Болгар ислам академиясе хезмәттәшлеге белән кызыксынды

15 июнь 2018, 18:04 , Фото: tatarstan.ru

Нурсолтан Назарбаев Болгар ислам академиясе хезмәттәшлеге белән кызыксынды Минтимер Шәймиев Казахстан Президентына “Яңарыш” фонды экспозициясен күрсәтте.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Встреча Президента Республики Казахстан Н.А. Назарбаева и Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с Государственным  Советником Республики Татарстан М.Ш.Шаймиевым. Презентация проектов Республиканского Фонда "Возрождение"

Минтимер Шәймиев Нурсолтан Назарбаевка Изге Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча Фондның сигез еллык эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне карарга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, стендларда һәм макетларда презентацияләнгән объектлар асылда төзелгән, торгызылган һәм реставрацияләнгән. Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя утрау-шәһәренең Успенье соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук мәртәбәле кунакка “Яңарыш” фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Болар - Болгар ислам академиясен төзү һәм Казанда Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясе илнең мөселманнары өммәсе өчен интеллектуаль элита әзерләү белән шөгыльләнә – ислам тәгълиматы буенча магистрлар һәм докторлар әзерли.

Нурсолтан Назарбаев Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек турында кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, Академиядә укуга Казахстан ислам нәзарәте вәкилләре дә җибәреләчәк.

Встреча Президента Республики Казахстан Н.А. Назарбаева и Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с Государственным  Советником Республики Татарстан М.Ш.Шаймиевым. Презентация проектов Республиканского Фонда "Возрождение"


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10