ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Франциянең Тулуза шәһәрендә татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турында фильм күрсәтеләчәк

16 июнь 2018, 09:50

Франциянең Тулуза шәһәрендә татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турында фильм күрсәтеләчәк
Фильм авторы И.Сәфәргалиева «Occitanie et Tatarie» (Окситания и Татария) француз-татар оешмасын җитәкли.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Франциянең Тулуза шәһәрендә яшәүче, «Occitanie et Tatarie» (Окситания и Татария) француз-татар оешмасы җитәкчесе Инера Сәфәргалиева татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында документаль фильм тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөня татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фильм татар тарихы мирасы – гомумдөнья тарихының олуг бер сәхифәсе, ә татарларның мәдәни мирасы – кешелекнең гомуми мәдәни мирасының гүзәл бер асылташы булуын тасвирлый. Әмма авторның фикере буенча, кайбер татарлар үз тамырларына тиешле хөрмәт белән карамыйлар. Бу бигрәк тә туган телеңне хөрмәт итмәүдә чагыла.

Фильмның «Un voyage en pays Tatare»дип аталган француз телендәге версиясе дә бар. Бу версиянең максаты - фильмны «Occitanie et Tatarie» (Окситания и Татария) оешмасы конференцияләрендә күрсәтү, Франциядә татар тарихы һәм мәдәниятен популярлаштыру, француз телевидениесе өчен яңа документаль фильмга материаллар әзерләү.

Уналты минутлык бу документаль фильмның рус телендәге варианты да бар. Ул Фэйсбукның «Occitanie et Tatarie» һәм «Окситания и Татария» сәхифәләренә урнаштырылган.

Автор озакламый фильмны үзенең caravanarba.org сайтына куярга да планлаштыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10