ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында өч өлкән кеше белән өч яшьлек бала югалган

16 июнь 2018, 10:36

Әлеге хәл кичә Лаеш районының Тетеево авылында килеп чыккан.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Лаеш районында өч өлкән кеше белән өч яшьлек бала югалган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хакта хәбәр экстрен хезмәтләрнең бердәм 112 номерына кичә көндез килеп ирешкән.

Берничә сәгатьтән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне Тетеево авылыннан 3 чакрымда, Моховое күле белән “Кояшлы-1” бакчачылык ширкәте арасында табалар. Коткаручылар аларны “Малинка” бакчачылык ширкәтенә кадәр озатып куя, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме кирәк булмый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10