ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти хәзрәт Төркиядән килгән Коръән хафизлар белән саубуллашты

16 июнь 2018, 10:49 , Фото: dumrt.ru

Мөфти хәзрәт Төркиядән килгән Коръән хафизлар белән саубуллашты Быел Татарстанга барлыгы 46 хафиз килде, аларның өчесе - Казанда, башкалары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт итте.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Рамазан ае башлану белән Татарстанга гадәттәгечә ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән хафиз килә. Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләргә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанга барлыгы 46 хафиз килде, аларның өчесе - Казанда, башкалары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт итте. Ураза бәйрәме көнендә башкаланың "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны хушлашу мәҗлесендә кабул итте. Мөфти хәзрәтләре республикада Изге Рамазан аен үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен мөхтәрәм кунакларга олы рәхмәтен белдерде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Очрашу Ураза бәйрәме хөрмәтенә фейерверк белән тәмамланды.

  • Рамазан аенда Коръән уку һәм аны Хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Изге Китап шушы айда иңдерелә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10