ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Schneider Electric Инновацияләр үзәген ачты

16 июнь 2018, 11:00 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Schneider Electric Инновацияләр үзәген ачты Үзәктә эшләп чыгарылган алымнар Татарстан белән генә чикләнеп калмаячак, аларны бөтен илгә таратачаклар.

(Иннополис, 16 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста француз компаниясенең Schneider Electric Инновацияләр Үзәген ачты. Чарада «Шнейдер Электрик» баш башкарма директоры урынбасары, идарә әгъзасы Эммануэль Бабо да катнашты.

  • Проектның инвестицияләре беренче биш елда кимендә 1 миллион еврога исәпләнә.

Татарстан Президенты Үзәкне ачу тантанасында  билгеләп үткәнчә, бу - Татарстан өчен мөһим көн һәм башка инвесторлар өчен яхшы сигнал. Президент сүзләренчә, Үзәктә барлыкка килгән эшләү алымнары Татарстан белән генә чикләнеп калмаячак, аларны бөтен илгә таратачаклар.

Открытие центра НИОКР "Шнейдер Электрик Центр Инноваций".

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Франция җыелма командасына Австралиягә каршы матчта уңышлар теләде. Уен бүген “Казан-Арена” да булачак.

  • Үзәк адаптацияләшү буенча фәнни-тикшеренү һәм тикшерү-конструкторлык эшләре башкару, компаниянең алдынгы карарларын эшләп чыгару һәм гамәлгә кую буенча офис һәм лабораторияләрдән гыйбарәт. Сүз сәнагать өлкәсендә программа белән тәэмин итү, системаларны автоматлаштыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында бара. 

Үзәк эшчәнлеге нефтегаз һәм башка шундый зур тармаклар өчен сәнәгый интернет технологияләрне колачлаячак.

Открытие центра НИОКР "Шнейдер Электрик Центр Инноваций".

  • “Шнейдер Электрик” акционерлык җәмгыяте һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасы арасындагы килешүгә узган елның 21 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында кул куелды. Проектны тормышка ашыру өчен ООО “Шнейдер Элетрик Инновацияләр Үзәге” дип аталган аерым юридик зат булдырылды, ул “Иннополис” махсус икътисади зонасының резиденты статусын алды.
  • Schneider Electric – энергетика, инфраструктура, сәнәгать оешмалары өчен комплекслы карарлар эшләп чыгара. 2017 елда компаниянең әйләнеше якынча 25 миллиард сум тәшкил иткән, ул дөньяның 100 дән артык илендә эшли. Соңгы җиде елда Schneider Electric Россиядә 1 миллиард евродан артык инвестицияләр булдырган. Компания Россия Федерациясендә 35 офис, биш завод һәм берничә логистика һәм инженерлык үзәге ачты. Аларда 10 мең кеше хезмәт куя.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10