ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Татарстан районнарында кичә Ураза бәйрәме зурлап билгеләп үтелде

16 июнь 2018, 11:58 , Фото: dumrt.ru

Татарстан районнарында кичә Ураза бәйрәме зурлап билгеләп үтелде Татарстанда иртә таңнан алып кичкә кадәр һәр тарафта бәйрәм рухы сизелеп торды.

(Казан, 16 июнь. "Татар-информ"). Кичә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстанда район һәм шәһәр мөхтәсибәтләре бу уңайдан мөселманнар өчен бай бәйрәм күңел ачу программасы әзерләгән иде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчетләрдә гает намазлары тәмамлану белән бәйрәм чаралары паркларга һәм мәчет яны мәйданчыкларына күченде. 

Иң беренче чиратта мөхтәсибәтләр бала-чаганың күңелен күреп, алар өчен махсус программалар әзерләргә булды. Сабыйларга аттракционнар һәм бәйгеләр оештырыллы, аниматорлар эшләде, бүләкләр һәм тәм-томнар таратылды.

Шул ук вакытта гомуми гаилә бәйрәмнәре дә уздырылды. Шактый мөхтәсибәтләрдә Ураза бәйрәме хөрмәтенә фейерверклар аттырылды. Ягъни Татарстанда кичә иртә таңнан алып кичкә кадәр һәр тарафта бәйрәм рухы сизелеп торды.

Бәйрәмнәр Татарстанның һәр почмагында үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10