ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Спорт

Татарстанда спорт һәм туризм үсешенә дәүләт теләктәшлек күрсәтә - Уругвай спорт министры

16 июнь 2018, 13:05 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда спорт һәм туризм үсешенә дәүләт теләктәшлек күрсәтә - Уругвай спорт министры Фернандо Касерес Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә булды.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уругвай спорт министры Фернандо Касерес бүген Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә кунакта булды. Биредә футбол тарихына багышланган фотокүргәзмәне тамаша кылды, матбугат үзәге белән танышты. Биредән бүләксез китмәде: бүләкләрнең берсе итеп татарлар тарихына багышланган китап тапшырылды.

Фотоэкспозициядә 1930 ел хроникалары урын алган иде. Бу елны Уругвайда беренче тапкыр Футбол буенча дөнья чемпионаты узган булган. Фернандо Касерес Уругвай җыелма командасы голлар керткән мизгелләр тасвирланган фотографияләргә аеруча игътибар итте. Җиңү китергән голлар сурәтләнгән фотографияләр билгеләп үтелде. Уругвайның Аргентина җыелмасы белән матчтан фотографияләре күрсәтелде. Министр Уругвайның иң атаклы футболчылары төшкән фотосурәтләрне карап үтте.

Уругвай спорт министры өчен экскурсияне матбугат үзәге җитәкчесе Эльвира Әхмәтова үткәрде. Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре тарафыннан әзерләнгән “Татарстан 1001 удовольствие” җыентыгын тәкъдим итте. Татарстанда кайда барып булуы турында 4 телдә нәшер ителгән бу китап министрга бүләк ителде.

Фернандо Касерес журналистлар өчен мастер-класслар уздыру зонасы булуын да күрде. Биредә каләм ияләре үз куллары белән ниндидер эшләнмәләр ясый ала.

Уругвай министры экскурсия барышында милли киемдәге "ханбикә Сөембикә" белән дә очрашты. Матбугат үзәге эшләү дәверендә барлыгы 34 интерактив программа оештырылачак.

Алга таба Фернандо Касерес Татарстан китап нәшрияты экспозициясе белән танышты. Биредә балалар китаплары, матур, фәнни әдәбият тәкъдим ителгән иде. Фернандо әфәндегә Изге Болгар, Зөя тарихы турында, шулай ук, Р. Фәхретдиновның Татарстан һәм татарлар тарихы турында китаплар бүләк ителде. Бүләкләр өчен зур рәхмәт әйтеп, министр үзе дә әдәбият укытучысы булуын, рус әдәбиятын югары бәяләвен билгеләп узды.

Уругвай министры матбугат үзәгендә журналистларның эш зонасын карады. Эльвира Әхмәтова көненә ике тапкыр журналистлар өчен хәләл туклану оештырылганын әйтте. Аның сүзләренчә, Чемпионат дәвамында, биредә төрле темаларга 63 матбугат конференциясе уздырылачак. Чемпионат илчеләре, дәүләт эшлеклеләре, мәдәният һәм башка өлкә вәкилләре – барлыгы 70 спикер чыгыш ясаячак.

Фернандо Касерес, Уругвай футболы тарихы белән таныштыру мөмкинлеге тудырган өчен, матбугат үзәге җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Фернандо Касересның Татарстанга өченче тапкыр килүе. Бу хакта ул журналистларга интервьюсында белдерде. “Без Россиядә һәм Татарстанда спорт үсешенә ихтирам белән карыйбыз һәм моңа сокланабыз. Спорт үсеше ул – сәламәтлек, социаль интеграция, мәгариф күзлегеннән әһәмиятле. Безне Россия белән, спортны үсеш өчен мөмкинлек итеп карау берләштерә. Без Казанда спорт инфраструктурасы үсешен, моның дәүләт ярдәме белән башкарылганын күрдек. Биредә спорт һәм туризм үсешенә теләктәшлек күрсәтелә. Безнең илгә дә шушы сыйфатлар хас”, - диде. Министр Татарстанның табигать ресурсларына да бай булуын билгеләп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10