ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Уругвай спорт министры уругвайлыларга Россияне җиңү җиңелләрдән булмавын билгеләп узды

16 июнь 2018, 13:49 , Фото: Рамиль Гали

Уругвай спорт министры уругвайлыларга Россияне җиңү җиңелләрдән булмавын билгеләп узды Фернандо Касерес Россия белән Уругвай арасында матчта кем җиңәчәген фаразламады.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уругвай өчен Чемпионатта беренче матчны җиңү мөһим. Уругвайлылар өчен һәрвакыт яхшы башлау мөһим, аннары алар үз дәрәҗәләрен үстерә. Уругвай спорт министры Фернандо Касерес Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә журналистларга шулай дип белдерде.

“Без Чемпионатның шулай яхшы башлануына шатбыз. Уругвай җыелмасы Чемпионатта җиңүләр белән барыр, дип өметләнәбез. Россия–Уругвай матчына килгәндә, әйдәгез, Россияне дә, Уругвайны да группадан чыгара алырлык нәтиҗә өчен теләп торыйк”, - дип белдерде.

Фернандо Касерес Россиянең футбол традицияләре көчле булуын билгеләп узды. “Уругвайга Россия җыелмасын җиңү шактый кыен”, - ди министр. Ул бала чагында Лев Яшин катнашында матчны караганын хәтерләвен, Россия футбол тарихын яхшы белүен билгеләп үтте.

  • Россия командасы Согуд Гарәбстаны футболчыларын 5:0 исәбе белән отты. Уругвай исә Мисыр җыелмасы белән матчта 1:0 исәбе белән җиңү яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10