ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Спорт

Ирек Зиннуров Казанда Футбол чемпионатыннан ләззәт алып калырга киңәш итә

16 июнь 2018, 15:04 , Фото: Рамиль Гали

Ирек Зиннуров Казанда Футбол чемпионатыннан ләззәт алып калырга киңәш итә Илче спортчыларга җанатарларның уңай энергетикасын тою мөһим булуын әйтте.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Дәүләт Думасы депутаты, Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров казанлыларга Дөнья чемпионатыннан тулы күләмдә канәгатьлек алып калырга киңәш итә. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә белдерде.

Ирек Зиннуров Дөнья чемпионаты илчесе вазифасы үзе өчен дәрәҗәле булуын ассызыклады. “Илче булырга шундук ризалаштым. Әлбәттә, бу - бик абруйлы исем. Аның аудиториясе дә күпкә зуррак, ул Сочи Олимпиадасыннан да күбрәк”, - диде. Ирек Зиннуров чемпионат кысаларында бары тик Казандагы матчларга гына барырга җыенуын әйтте. Бүген исә Австралия белән Франция арасындагы матчта Австралия өчен җан атачагын билгеләп узды.

Ирек Зиннуров, илче буларак,  мәктәпләрдә Футбол чемпионаты буенча дәресләр үткәргәнен әйтте. Шулай ук илчеләрнең волонтерлар, өлкәнрәк буын кешеләре белән очрашулар үткәрүләрен билгеләп узды.

Ирек Зиннуров казанлыларга Дөнья чемпионатыннан тулы күләмдә канәгатьлек алып калырга киңәш итә. “Бу мундиаль - дөнья масштабындагы зур бәйрәм, аннан ләззәт алып калыгыз. Безнең тормышта бүтән кабатланмас инде ул”, - диде. Үзе дә су тубы остасы булган илче җанатарларга, спортчыларның уеннары кайвакыт ошап бетмәсә дә, аларга бөтен күңелләре белән җан атуларын теләде. “Трибуналарда утыручыларның уңай энергетикасын тою мөһим. Синең өчен җан атканда, канатларың үсә кебек”, - диде Чемпионат илчесе Ирек Зиннуров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10