ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Татар дөньясы

Ямал-Ненец округының Ноябрьск шәһәрендә Сабан туенда Камыр Батыр һәм Сумо билгеләнәчәк

16 июнь 2018, 17:01 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ямал-Ненец округының Ноябрьск шәһәрендә Сабан туенда Камыр Батыр һәм Сумо билгеләнәчәк Шәһәрдә Сабан туен 20 ел дәвамында киң күләмдә халык бәйрәме итеп уздыралар.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 17 июнь көнне, Ямал-Ненец автоном округының Ноябрьск шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабан туе-2018 узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

20 ел дәвамында Сабан туен шәһәрдә массакүләм рәвештә халык бәйрәме итеп уздыралар.

Балалар өчен милли бәйрәмнәр мәйданы оештырылачак. Анда “Көянтә белән йөгерү”, “Күңелле җайдаклар”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һәм башка уеннар булачак.

Яшүсмерләр “Камыр батыр”- “Сумо” уенында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Иң кыюлары һәм көчлеләре үзләрен татар көрәшендә сынап карый алачак. Бәйрәмнең кульминацион өлеше “Батыр-2018” җиңүчесен игълан итү һәм төп приз - тәкә тапшыру булачак. Бәйрәм ахырында кунакларны татар милли ризыгы чәкчәк белән сыйлаячаклар.

Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен татар җырчылары, иҗат коллективлары катнашында бай концерт программасы әзерләнгән.

Быел стадионда өстәмә мәйданчыклар да эшләячәк: фотозоналар һәм арт-объектлар фонында теләгән һәркем фотога төшә алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10