ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама Сабан туенда 3 меңнән артык артист катнашты

16 июнь 2018, 18:18 , Фото: соцсети

Түбән Кама Сабан туенда 3 меңнән артык артист катнашты Татарстан Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов Түбән Кама халкына Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләре җиткерде.

(Яр Чаллы, 16 июнь, “Татар-информ”). Бүген Түбән Кама районында Сабан туе узды. Бәйрәмнең программасы бай: кунакларны авыл ихаталарын һәм милли ярышларны карарга, әдәби конкурста катнашырга чакырдылар. 

Сабан туе ачылу тантанасыннан башланып китте. Анда муниципаль берәмлек башлыгы Айдар Метшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов Рөстәм Миңнехановтан тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Тантанлы өлештә Кыр батырларына бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш, Түбән Кама районында яшәүче 20 кеше “Фидакарь хезмәт өчен” република медаленә лаек булды. Мондый бүләкне Түбән Каманың барлыгы 103 кешесенә – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Ленинград блокадасында яшәгән кешеләргә һәм концлагерьләрдә тоткынлыкта булганнарга тапшырачаклар .

Түбән Кама халкына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Анда өч меңнән артык артист катнашты. Кунаклар шулай ук милли ярышларда катнаша һәм җан ата алдылар. Бәйрәм мәйданында кунакларга авыл ихаталары һәм бию “пятачоклары”, зур тракторлар һәм комбайннар күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10