ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаска Көньяк Осетиядән солдат егет кайтты

17 июнь 2018, 08:00 , Фото: apastovo.ru

Апаска Көньяк Осетиядән солдат егет кайтты
Хәрби бурычын үтәгән Илназ Заһидуллин киләчәктә туган ягында калырга ниятли.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас егете Илназ Заһидуллин хәрби бурычын үтәп туган якларыбызга кайтты. Ул Көньяк Осетиядә хезмәт итте, дип яза "Йолдыз" газетасы.
 
Шушы бер ел эчендә солдат егеттән бары тик яхшы хәбәрләр генә килеп торды. Илназ армия сафларына киткәнче, югары белем алды һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләде. Егет киләчәктә дә язмышын туган ягы белән бәйләргә уйлый. 
 
Илназ Заһидуллин читтә узган бер елны чын тормыш мәктәбе дип саный һәм егетләрне хезмәт итүдән куркып калмаска өнди, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10