ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте

Мәдәният

Зәйлеләр Алтай краенда Сабан туе уздыра

17 июнь 2018, 07:00

Кичә 130 кешедән торган Зәй делегациясе Алтай төбәгенә килеп җитте.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Кичә 130 кешедән торган Зәй делегациясе Алтай төбәгенә килеп җитте. Биредә Бирюзовая Катунь туристлык зонасында бүген – 17 июньдә милли бәйрәмебез Сабан туе узачак, дип яза "Зәй офыклары" газетасы.
 
Татарстан Республикасы аны үзенчәлекле итеп оештырырга алынды. Сәламләү сүзе белән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак. Ә бәйрәмне республика  исеменнән төп оештыручылар итеп Зәй районы билгеләнде. Гомумән, Алтай төбәгендә 6700 ләп татар яши. Алар Татарстан кунакларын түземсезлек белән көткәннәр.
 
Бәйрәм программасында Татарстанның сәнгать һәм фольклор коллективларының чыгышлары көтелә. Шулай ук мәйдан кунаклары татар халкының һәм Алтай краендагы милли оешмаларның бай мәдәнияте белән таныша алачак. Төрле уен-бәйгеләр оештырылачак, милли ризыклардан авыз итеп булачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10