(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Сишәмбе, 19 июньдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов халыкны кабул итәчәк. Бу хакта район басмасы яза.
Кабул итү Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр һәм алдан язылып кую өчен телефон: 8 (84371) 4-22-52.