ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Җәмгыять

Кукмаралы мошенниклыкта шикләнелә

17 июнь 2018, 02:00

Хәзер аның районда моңа охшаш җинаятьләргә кагылышы бармы икәне тикшерелә.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның 22 яшьлек кешесе социаль челтәрләр аша теплицалар сату белән бәйле мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Аның эзенә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре чыкты. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге райондашыбыз теплицалар ясау һәм сату турында социаль челтәрләрдә белдерүләр биргән. Сатып алырга теләүчеләр , аның белән элемтәгә кереп, алдан акча түләгәннәр. Моннан соң, әлеге адәм китереп бирү һәм урнаштыру вакытын төрле сәбәпләр белән кичектереп килгән, ә соңрак элемтәгә чыкмый башлаган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре аның ике кыңгыр эшкә катнашы барлыгын ачыкладылар. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Бүгенге көндә аның районыбызда моңа охшаш җинаятьләргә кагылышы бармы икәне тикшерелә. Әлеге мошенникның корбаны булган район кешеләренең полициягә мөрәҗәгать итүләре яки 02, 2-8-70-80 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10