(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Татарстан территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районда да “Трактор-прицеп” операциясе узачак. Бу хакта район газетасы яза.
Ул 13 июньнән башланды һәм 8 июльгә кадәр дәвам итә. Районда әлеге чара Гостехнадзор һәм ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә уздырыла.
Операция әлеге техника катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм юл һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә. Тракторны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә, кагыйдә бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән.
Рейд барышында транспорт чарасын теркәү кагыйдәләрен саклауга, техниканың төзеклегенә, тракторчының таныклыгы бармы-юкмы икәнлегенә игътибар ителәчәк.